- изге
- с. 1. дини. Бөтен гомерен аллага багышлаган һәм үзе үлгәннән соң дингә ышанучыларның яклаучысы дип игълан ителгән, аллага якын (зат, әүлия, пәйгамбәр тур.). Бик динле, тәкъва; суфый 2. дини. Табигатьтән өстен көчкә ия булган, илаһи изге сүзләр укыды. Дини гыйбадәтләр, табыну белән бәйләнгән изге гает 3. Һәрвакыт яхшылык итә торган, яхшы күңелле. Яхшы күңелдән эшләнгән, яхшылык китерә торган 4. Тормышта, үз-үзен тотышында тел тидермәслек, югары әхлаклы, чиста, сай күңелле 5. күч. Бөек, гүзәл, саф. Газиз, җанга якын, хөрмәтле, кадерле 6. күч. Гаделлек, азатлык өчен алып барыла торган (сугыш, көрәш тур.) 7. Кул сузарга ярамый торган, кагылгысыз, мөкатдәс. ИЗГЕ АЙ – Рамазан һәм мәүлет (мәүлид) айлары. ИЗГЕ АТА – Христиан динендә руханиның исеме. ИЗГЕ КИСЕЛҮ – Суфый, тәкъва, яхшы күңелле булып кылану. ИЗГЕ СӘГАТЬ – Күптән көтелгән, бөек, мөкатдәс мизгел, вакыт
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.